,
search took 0.001 sec. Search results
- Кем дә кем киң горизонт, киң колач турында сөйли икән, ул кеше иң элек колхоз кырларын күз алдына китерсен. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Галим, акбулатовның кызыксынуларының киңлегенә, фикер һәм хисләренең тирәнлегенә гаҗәпләнеп, әле күптән түгел генә йөрәгендә ташыган вакчыл хисләре турында исенә төшермичә булдыра алмады. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Галим, тирән уйга чумып, Кабан күленә караган кечкенә бүлмәсендә утыра. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Батыр седовчылар кебек, Боз океанының серләрен ачасым килә, диңгез дулкыннарының энергиясеннән, җир асты көчләреннән файдаланасы иде, гольфстрим агымын үзгәртәсе иде, штормнарны, мәңгелек бозларны кеше ихтыярына буйсындырасы иде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Ул ерак илләрнең яшь кешесенә океан аркылы кулын сузарга тели, имеш; аны яңа тормыш төзергә чакырмакчы була, ләкин алар арасында ниндидер аждаһалар үкерә, аларга бер-берсенең кулын тотарга ирек бирмиләр. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Бозлар әле су астында югалалар, әле яңадан калкып чыгалар да берберсе өстенә өелешәләр. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Яшьләр, ярга чыгарылган бер баржа өстенә басып, ишелеп-ишелеп аккан Иделгә сокланып карап тордылар. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Гүзәл яшьлегенә кабаттан кайтучы язгы җир белән үзләрен аерылмас бәйләнештә хис иткән, бер-берсеннән тартынмыйча, шул рәхәт тойгыга чумып тынып калган яшьләрнең еракларга киткән уйларын беренче булып Наил бүлде: – Их, нинди киңлек, нинди мәһабәтлек, иптәшләр! Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Шуңа күрә, боз өстендә башына эшләпә киертелгән карачкы агып килгәнен күргәч, Мөнирә, искитәрлек бернәрсә булмаса да, кычкырып көлеп җибәрде. Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)
- Мөнирәнең көләч йөзенә, болыт каплагандай, караңгы шәүлә төште: – ә син Кәшифне күзәтеп йөрисеңме әллә? Габдрахман Әпсәләмов . Алтын йолдыз (беренче бүлек)